Мәкаләдә Пермь төбәге Мулла татарларының килеп чыгышы турында тарихи тикшеренү уздырыла: аларның бабалары, Пермь җирендә аларның урнашкан урыннары һәм вакыты.

Алынган мәгълүматлар Пермь татарларының борынгы бабалары булып Мулла татарлары санала дип фаразларга мөмкинлек бирә, Мулла татарларының борынгы бабалары – Идел буе болгарлары, алар Пермь җиренә X–XI йөзләрдә килеп урнашалар һәм үзләренең мәдәниятләрен Гәйнә татарларына һәм Кама буеның башка төп халыкларына тараталар. Идел буе болгарларының Кама буе белән этник, мәдәни, хуҗалык рәвеше элемтәләре беркайчан да туктамый, ә киресенчә, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы елларда да үсә бара.

Мулла татарларының Казан татарлары белән гадәтләр һәм йолалар, хуҗалык рәвеше һәм лингвистика, торак, төзелеш һәм башкалар буенча бик күп уртаклыгы бар.

Рус колонизациясе вакытында булган сәбәпләр аркасында Мулла татарлары үзләрен башкортлар дип атарга мәҗбүр булалар, чөнки бу алар өчен файдалы була.

Сылтама ясау өчен: Закиров Д. Муллинские татары // Научный Татарстан. 2010. №2. С.104–111.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Данир Галимҗан улы Закиров, техник фәннәр докторы, төбәк тарихын өйрәнүче, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.