Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920-2020 гг.): научно-справочное издание [иллюстрированное]. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2017. 400 с.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан әзерләнгән бу рәсемле фәнни-белешмә басмада 1920–2020 елларда республика үзәк дәүләт хакимияте һәм идарә органнарының барлыкка килүе һәм үсеше турында мәгълүмат туплап бирелә. Татарстанның законнар чыгару, башкарма һәм суд органнары тарихы, шулай ук республика дәүләт хакимияте органнарының һәм идарәләренең хокукый хәленең төп аспектлары чагылыш тапкан документлар яктыртыла.

Басма белгечләргә һәм Татарстан Республикасы тарихы белән кызыксынган киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.