Айнутдинов Р.А., Гилазев З.З. Культура Татарстана: современная библиография (1990–2012 гг.). Казань: Отечество, 2014. 116 с.

Күрсәткечтә Татарстан мәдәниятен үстерү проблемалары буенча советлардан соңгы чорда басылган материаллар турында мәгълүмат җыелган: Татарстанда мәдәни сәясәтнең гомуми мәсьәләләренә, дәүләт органнары һәм мәдәният учреждениеләре эшенә, кадрлар әзерләүгә, тарихи-мәдәни һәйкәлләрнең торышына багышланган китаплар, газета, журнал мәкаләләре һ.б. Шулай ук чит илләр һәм Россиянең башка төбәкләре белән хезмәттәшлек турында мәкаләләр дә исәпкә алынган.

Аерым массив – культурология өлкәсендәге фәнни хезмәтләр һәм мәдәни эшчәнлек теориясе, тарихы һәм практикасы буенча конференцияләр материаллары.

Басма Татарстан мәдәнияте белән кызыксынучы галимнәргә, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә адреслана.