Каюмова Г.И. Ризван Хәмид драматургиясендә шәхес концепциясе һәм аның сәнгатьчә гәүдәләнеше. Казан: Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2021. 171 б.

Монографиядә танылган драматург Ризван Хәмид иҗаты шәхес концепциясенә һәм аның сәнгатьчә гәүдәләнешенә нисбәтле өйрәнелә. Әдип әсәрләрендә урын алган тема һәм мотивлар, жанрлар төрлелеге ачыклана, шәхес һәм чор мөнәсәбәтен, үзенчәлекле геройларның эш-гамәлләрен, характер сыйфатларын сурәтләүдә файдаланылган алым-чаралар тикшереп бәяләнә.

Хезмәт әдәбият белгечләренә, укытучыларга, студентларга һәм татар әдәбияты белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.