Казань: органы власти и самоуправления (1438–1920 гг.): иллюстрированный энциклопедический справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Кн. 1. 224 с.

Иллюстрацияләнгән энциклопедик белешмә Казан ханлыгы (1438–1552 еллар) чорыннан Татарстан АССР (1920 ел) төзелгәнче Казанда хакимият һәм җирле үзидарә органнарының барлыкка килүе һәм үсеше тарихына багышланган. Басма Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Белешмәнең гомуми максаты – Казан идарә структураларын, беренче чиратта, хакимият һәм җирле үзидарә органнарын, аларны оештыруның законлы нигезләрен, формаларын һәм эшчәнлеген хакимият мөнәсәбәтләрендә төп принциплардан булган хакимиятне бүлү элементлары барлыкка килү контекстында анализлау.

Белешмәдә Казан шәһәренең җирле үзидарә системасы, аның тарихы, структурасы, халыкның үзидарәдә катнашу формалары карала. Китап белгечләргә, идарәчеләргә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.