Журналистика Татарстанда күп милләтле булып формалаша.

Казан губернасында беренче басмалар рус телендә XIX йөзнең 1 нче яртысында барлыкка килә («Казанские известия» (1811–1820 еллар), «Казанские губернские ведомости» (1830–1917 еллар) газеталары; «Заволжский муравей» (1832–1834 еллар), «Учёные записки Казанского университета» (1834 елдан) журналлары һәм башкалар).

Татар телендәге вакытлы матбугат Казанда 1841 елда «Горрәнамә» исемендә басылган календарьдан (нашире Р.Әмирханов) башланып китә.

Еллык өстәл календарьлары нәшер итү белән К.Насыйри шөгыльләнә, 1871–1895 елларда аның тарафыннан 24 календарь чыгарыла.

 Беренче төрки-татар телендә чыккан «Тәрҗеман» газетасы 1885–1918 елларда Бакчасарай шәһәрендә (Кырым) нәшер ителә.

Татар телендә газета һәм журналларның чыгарыла башлавы XX нче йөз башларына карый. Аларның берсе – «Хөррият» газетасы Казанда 1904 елда гектограф ысулы белән басыла. Беренче басма газета «Нур» 1905–1917 елларда Петербургта нәшер ителә. Казанда татар вакытлы матбугаты «Казан мөхбире»ннән (1906–1917 еллар) башланып китә.

Татарстанда чуаш, мари, удмурт газеталары чыгарыла башлый. Совет хокүмәтенең беренче елларында немец, чех, венгер телләрендә газетла чыгарыла торган була.

Хәзер Татарстан Республикасында 600 дән артык басма исәпләнә: газеталарның барлык төрләре (республика, тармак, шәһәр, район, күп тиражлы; яшьләр, хатын-кызлар өчен; көндәлек, атналык һ.б.) һәм журналлар (иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис, фәнни, сатирик һ.б.) татар, рус, чуаш, удмурт телләрендә нәшер ителә. Татарстан Республикасынан читтә татар телендә 30 дан артык газета чыгарыла (кара Газета).

Журналның состав өлешен радиожурналистика тәшкил итә. Казанда беренче радиотапшырулар 1918 елда барлыкка килә. Татарстанда даими радиотапшырулар 1927 елның 7 ноябрендә татар һәм рус телләрендә, 1933 елдан чуаш, 1958 елдан удмурт телләрендә оештырыла. Радиотапшыруларның төп өлеше «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан алып барыла. Татарстан Республикасының һәр районында радиоредакция һәм коммерция радиостанцияләре эшли. Татарстан Республикасынан читтә яшәүче татарлар өчен «Татарстан авазы» тапшырулары трансляцияләнә.

1959 елның 7 ноябрендә Татарстанда телевидение тапшырулары башлана. Моның нәтиҗәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары системасы киңәя. 1960 елның гыйнварында Казанда күчмә телевидение станциясе файдалануга тапшырыла, август аеннан телевизион кинофильмнар төшерү эшенә керешелә. 1960–1970 елларда Казан телеүзәгенең куәте арттырыла, аның тапшыруларының язмалары Үзәк телевидениедән, шулай ук Идел буе, РСФСР һәм Урта Азиянең кайбер республикалары студияләреннән трансляцияләнә башлый. Видеоязмалар һәм төсле телевизион тапшырулар барлыкка килә. Хәзер Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм кайбер районнарда җирле телевидение тапшырулары арта бара, барлыгы 65 телерадиокомпания теркәлгән (2004 ел).

1920 еллар башында Казанда журналистлар әзерли торган төрле курслар эшли. Бераз вакыттан соң редакцияләргә Казанда һәм Мәскәүдә гуманитар вузларны тәмамлаган белгечләр эшкә килә башлый. Җитәкче кадрлар Мәскәү, Ленинград, Куйбышев, Горький шәһәрләре партия мәктәпләрендә әзерләнә, үз белемен күтәрә.

1950 еллар ахырында Казан университетының татар филологиясе бүлегендә журналистика буенча махсус белем бирү өчен специальләштерү эше башлана. 1962 елда Казан университетының тарих-филология факультетында журналистика кафедрасы һәм бүлеге ачыла. Журналистика белгечләре журналистика һәм социология факультетында белем алалар, рус һәм татар телендә яза торган студентлар өчен специальләштерү үткәрелә.

Татарстан Республикасында журналистика, фән буларак, Казан университетында журналистика кафедрасы булдырылганнан соң үсеш ала.

Татар журналистика тарихы, теориясе һәм практикасы турындагы хезмәтләрнең авторлары – Ф.И.Әгъзамов, А.К.Айнетдинов, В.З.Гарифуллин, Е.С.Дорощук, Т.С.Карлова, Р.М.Нуруллина, И.Г.Пехтелев, Л.М.Пивоварова, И.М.Низамов, А.А.Роот.

1918 елның декабрендә Казанда Журналистлар берлеге оештырыла, 1919 елда ул Казан һәм губерна журналистларының коммунистик берлеге дип үзгәртелә. 1957 елның июлендә ТАССР Журналистлар берлеге төзелә. 1992 елда Устав кабул ителә, аның буенча ТР Журналистлар берлеге БДБ илләре журналистлар берлекләре конфедерациясе составына керүче бәйсез иҗат оешмасы дип таныла. Ул матбугат, теле- һәм радиотапшырулар, китап нәшриятлары, мәгълүмат агентлыкларында эшләүче 700 ләп хезмәткәрне берләштерә.

1993 елда Президент Указы нигезендә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышы хакында сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни мәгълүматлар туплау һәм аларны тарату максатында Татарстан Республикасында мәгълүмат агентлыгы «Татар-информ» оештырыла.

Матди-техник әзерлекне ныгыту, дәүләт һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү белән Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «ТАТМЕДИА» (2003 елдан) шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге ел саен «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» (к. Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге бүләкләре), яшь журналистларның «Алтын каләм – Золотое перо» конкурслары үткәрә.

Шулай ук кара Журнал, ТРда радиотапшырулар, Массакүләм мәгълүмат чаралары, ТРда телевидение тапшырулары.

Чыг.: Печать, радиовещание и телевидение Татарии. 1917-1980: Сб. док. и материалов. К., 1981.

Чыганаклар

Печать, радиовещание и телевидение Татарии. 1917-1980: Сборник документов и материалов. Казань, 1981.

Әдәбият

Әгъзамов Ф.И. Яшәү көче. Казан, 1977;

Әгъзамов Ф.И. Үзәктә – кеше. Казан, 1982;

Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. Казан, 1981;

Жанры журналистики. Казань, 1972;

Нуруллина Р.М. Татарская революционно-демократическая печать в период подготовки Октябрьской революции. Казань, 1974;

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Пивоварова Л.М. Русский очерк 80–90-х годов ХIХ века. Казань, 1978;

Роот А.А. История жанра передовой статьи. Казань, 1980;

Роот А.А.  «Колокол» возрождённый, 1868–1869. Казань, 1989;

Агзамов Ф.И. Гуманизм советской журналистики. Казань, 1984;

Агзамов Ф.И. Тукай — журналист. Казань, 1986;

Агзамов Ф.И. Журналистское исследование активности личности. Казань, 1989;

Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). Казань, 1984;

Айнутдинов А.К. Центральная пресса: Жизнь автономных республик. Казань, 1985;

Гарифуллин В.З. Типы структурной организации журналистского текста. Казань, 1997;

Дорощук Е.С. Искренность без предела. Педагогика и психология журналистской деятельности. Казань, 2000;

Авторлар – Ф.И.Әгъзамов, Р.А.Айнетдинов