1905–1925 елларда Россиядә һәм чит илләрдә татар телендә нәшер ителгән газета һәм журналлар теркәлгән.

Авторы һәм төзүчесе И.Рәмиев. 1926 елда Казандагы «Гажур» басмаханәсендә татар телендә гарәп графикасында нәшер ителә. Альбом С.Атнагулов һәм И.Рәмиевнең кереш сүзе белән ачыла.

Хронологик тәртиптә төзелгән 16 бүлектән тора: газеталар (1905–1917; 29 исем); журналлар (1905–1917; 33 исем); Февраль революциясеннән соң чыга башлаган милли-буржуаз вакытлы матбугат – газеталар (1917–1918; 17 исем); журналлар (1917–1918; 6 исем); Февраль революциясеннән соң чыга башлаган социалистик вакытлы матбугат (1917–1918; 13 исем); хәрби газеталар (8 исем); Мөселман эшләре халык комиссариаты тарафыннан чыгарылган вакытлы матбугат (1918–1919; 9 исем); баш күтәргән чех-словак корпусы, Колчак армиясе чыгарган контрреволюцион матбугат (1918–1919; 12 исем); «Кызыл фронт» газеталары (1918–1922; 13 исем); совет һәм партия матбугаты (1919–1925; 48 исем); авылга йөз тоткан вакытлы матбугат (1920–1925; 8 исем); яшьләр матбугаты (1920–1925; 16 исем); Башкортстанда чыккан вакытлы матбугат (1917–1925; 12 исем); Башкортстанда чыккан контрреволюцион матбугат (1917–1919; 5 исем); Октябрь революциясеннән соң чыгарылган журналлар (1918–1925; 23 исем).

Альбомның «Төрле мәгълүматлар» (1905–1925) дигән бүлегендә кыскача хәбәрләр бирелә: 1920 елларда нәшер ителгән татар газеталарының чыгу урыны, вакыты, язылу бәяләре; цензура тарафыннан тыелган яки башка сәбәпләр аркасында чыкмый калган басмалар; 1905 елда нәшер ителгән яңа газеталарның саны; Кавказ, Кырым, Төркестан һ.б. төбәкләрдә казакъ, әзәрбайҗан, төрек, гарәп, кумык телләрендә басылган вакытлы матбугат; керәшен татарлар вакытлы матбугаты. И.Рәмиев 8 басманың альбомда күрсәтелмәвен искәртә.

Альбомда мөхәррирләр, наширләр һәм актив авторларның фоторәсемнәре, тасвирланган басмаларда урын алган мәкаләләрдән өзекләр бирелә.

Автор – А.М.Ахунов