Биографиясе

1948 елның 15 апрелендә Буа районы Норлат авылында туган.

Казан университетын (1972), Ленинградтагы Югары партия мәктәбен (1986) тәмамлый.

1972 елдан «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли.

1978–1982 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире.

1982 елда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан өлкә комитетында оештыру эшләре бүлеге мөдире.

1983–1984 елларда «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе, 1986–1989 елларда җаваплы сәркәтибе.

1990–1992 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында баш мөхәррир урынбасары.

1992–1999 елларда ТРның матбугат һәм мәгълүмат министры.

1999 елдан «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә, журналистика проблемаларына, татар теленең хәзерге торышына, бүгенге заман геройларының эчке дөньясын ачып бирүгә карый.

Бүләкләре

Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге республика (1978) һәм СССР Журналистлар берлеге (1991) бүләкләре лауреаты, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Мамадыш – яңарышта. Казан, 1989.

Буа ягым – Тау ягым. Буинские просторы. Казань, 2000.

Туган туфрак кадере (автордаш). Казан, 2003.

Свобода доступа к информации // Татарстанская модель: Мифы и реальность. Казань, 1997.

Сабантуй (автордаш). Казан, 2006.