Биографиясе     

1920 елның 29 сентябре, Уфа – 1989 елның 26 сентябре, Казан.

Казан танк училищесен (1942 ел), Казан университетын (1950 ел) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1950–1953 елларда «Совет әдәбияты» журналының җаваплы мөхәррире.

1955–1958 елларда «Литературная газета»ның үз хәбәрчесе.

1958–1962 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният бүлеге мөдире.

1961–1973 елларда ТАССР мәдәният министры.

1973–1977 елларда Казан циркы директоры, бер үк вакытта 1980 елга кадәр баш режиссёры.

1963–1975 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Республиканың авыл җирләрендә клуб учреждениеләре төзелешен җәелдерүгә, китапханә фондларының матди-техник базасын ныгыту һәм баетуга, мәдәният-мәгърифәт өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүне киңәйтүгә, Татарстан Республикасы Симфоник оркестрын оештыруга, «КамАЗ» АҖ төзүчеләренә мәдәни-агарту хезмәте күрсәтүне киң планда тормышка ашыруга зур өлеш кертә.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М.Р. Шәриктәшем турында // Мирас. 2002. № 3.

Автор – Г.С.Сабирҗанов