Биографиясе

1903 елның 3 сентябре, Петербург губернасы, Новая Ладога өязе Черенцово авылы – 1978 елның 20 сентябре, Кырым өлкәсенең Ялта шәһәре.

Мәскәү журналистика институтын тәмамлый (1930).

1921 елдан «Ленинградская правда» газетасында мәкаләләре басыла.

Волхов Гидро-электро станциясен төзүдә катнаша.

1925–1927 елларда Ленинград өлкәсендә комсомол эшендә.

1930 елдан Казакъстанда: «Колхозный труд» (Күкчәтау районы) газетасы мөхәррире, ВКП(б) крайкомында инструктор, «Большевистская печать» (Алма-Ата) журналы мөхәррире, «Казахстанская правда» газетасында бүлек мөдире.

1934 елда Казанда чыга торган «Красная Татария» газетасына эшкә җибәрелә (җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары, 1939–1945 елларда җаваплы мөхәррир).

1945 елдан «Советская Литва» (Вильнюс шәһәре) газетасының баш мөхәррире.

1954 елдан Ялта шәһәрендәге «Курортная газета»сының баш мөхәррир урынбасары.

Уникаль китапханәсен, шул исәптән борынгы басмалар тупланмасын Ялта шәһәренә бүләк итә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре СССРда китап белеме үсешенә карый.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Во славном месте Виленском: Очерки из истории книгопечатания. М., 1962.

На заре книгопечатания в Литве. Вильнюс, 1970.

Тайны старопечатной книги. Поиски, находки, загадки. Симферополь, 1972.

Рассказы о старых книгах. М.,1979.

Автор – К.Н.Куранов