Биографиясе

1873 елның 24 ноябре (6 декабре), Мордва Республикасының хәзерге Ләмберә районы Татар Таулысы авылы –1939 елның 15 ноябре, Әстерхан шәһәре.

Бохарадагы «Мир-и Гарәб» мәдрәсәсендә (1896) һәм Каһирәдәге әл-Әзһар университетында (1904) белем ала.

1896–1921 елларда Ташкент, Оренбург, Әстерхан уку йортларында укыта, бер үк вакытта 1900–1910 елларда Каһирәдә чыга торган «әл-Лива» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе.

1935–1939 елларда СССР Фәннәр академиясенең Ленинградтагы Көнчыгыш телләр институты хезмәткәре.

Гарәп, фарсы, иске татар, төрек, үзбәк, казакъ, нугай һ.б. телләрдә 500 ләп кулъязма китап һәм йөзләрчә документ җыя. Алар арасыннан XIII йөзгә караган «Китаб әл-Коният әл-Мония» китабы зур әһәмияткә ия. Китап ахырында борынгы харәзем теле сүзлеге бирелә.

Әдәбият

Миңнуллин Җ. Рухи мирасны барлаганда // Казан утлары. 1984. № 12.

Фәтхиев А.С. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. Казан, 1986.

Беляев В.И. Арабские рукописи в собрании Института востоковедения Академии наук СССР // Ученые записки института востоковедения АН СССР. М.–Л., 1953. Т. 4.