Биографиясе

1931 елның 8 феврале, Әлмәт районы Кит Елга авылы – 2005 елның 15 июне, Казан.

Казан университетын (1955) һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1968) тәмамлый.

1955–1958 елларда Лениногорск шәһәрендә өлкән тикшерүче.

1961–1990 елларда «Коммунист Татарии» журналында: 1968–1972 елларда бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, 1987–1990 елларда баш мөхәррир.

1972–1987, 1990–1991 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында (1990 елдан матбугат үзәге җитәкчесе). Бер үк вакытта 1975–1986 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршында чыга торган «Агитатор блокноты» – «Блокнот агитатора» журналлары мөхәррире.

1992–2002 елларда «Фән» нәшриятында баш мөхәррир, бер үк вакытта 1995–2001 елларда «Научный Татарстан» – «Фәнни Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары.

Мәкаләләре тарих һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә карый. «Совет Татарстаны ленинианасы» («Лениниана Советской Татарии», том 1–10, 1980–1987) сериясенең җәмәгать башлангычындагы редколлегия рәисе.

ТАССР Югары Советы депутаты (1985–1990).

Бүләкләр

«Почёт билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләр

Ленинская тактика классовой борьбы. Казань, 1974.

В часы досуга // Перестройка: проблемы, поиски, находки. М., 1987.

Академия наук Татарстана. Казань, 1994 (автордаш).