Эчтәлек

Даими эшен 1918 елның 20 мартында башлап җибәрә.

Почталар һәм телеграфлар халык комиссариаты 1918 елның башыннан рәсми радиотапшыруларның радиотелеграф челтәрен төзүгә керешә, текстларны Морзе әлифбасы буенча губерна һәм өяз шәһәрләре радиостанцияләре Царское Село һәм Ходынь радиостанцияләреннән (Беренче бөтендөнья сугышы елларында союздаш илләр: Англия, Франция һәм Италия белән элемтә өчен Петроград һәм Мәскәү янында төзеләләр) кабул итеп ала.

Радио кабул итү җайланмаларының сугыш чоры запаслары файдаланыла, аларга армиядән һәм флоттан кайткан радистлар хезмәт күрсәтә.

Казан радио кабул итү-тапшыру станциясе Грузинская урамындагы (хәзер К.Маркс ур., 36) почта-телеграф конторасы бинасында урнаша. Беренче җитәкчесе булып радио белгече М.И.Петухов эшли. Радиостанция Мәскәүдән җирле хакимият органнары өчен күрсәтмәләр, шулай ук илдәге һәм чит илләрдәге әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләр кабул итә.

Россия телеграф агентлыгы (1918 елда төзелә) радиодан даими тапшырулар өчен мәгълүмат җыя. Бу хәбәрләр шулай ук җирле газеталарда басыла, халык арасында популяр булган плакатлар рәвешендә элеп куела. Радиохәбәрләрне өязләр буенча тарату өчен губерна эчендә эшли торган телеграф һәм телефон челтәре аша тапшыралар.

1918–1921 елларда Тәтеш, Спас, Бөгелмә, Минзәлә, Чистай, Буа, Алабуга, Лаеш шәһәрләрендә, Биләр авылында радио кабул итү станцияләре булдырыла. 1921 елның октябренә Татарстанда 17 радиостанция эшли.

Мәгълүмат өяз һәм волость советларының башкарма комитетларына тапшырыла, алар аны халык арасында рус һәм татар телләрендә тараталар.

1923 елның июлендә күмәк кулланулы радио кабул итү станцияләрен дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында куюга рөхсәт бирелә.

СССР ХКСның «Шәхси радио кабул итү станцияләре турында»гы 1924 ел 28 июль карары буенча аерым затларга да радио кабул иткечләр кую мөмкин була.

1930 еллар ахырында Татарстанда радиоэлемтә кыска радиодулкыннар диапазонын куллануга күчә, яңа радиоаппаратура (илдә җитештерелгән) куела, Мәскәү, шулай ук илнең күп кенә сәнәгать һәм мәдәният үзәкләре белән тотрыклы радиоэлемтә урнаштырыла. 

Әдәбият

Орлова А.Ф. Время и связь. Казань, 1988.

Залялов Р.Г. Людей связующая нить. Казань, 2003.

Автор – Б.Р.Милицын