«Ирекле Европа»- «Азатлык» радиокорпорациясенең татар, башкорт телләрендәге тапшырулар редакциясе.

АКШ конгрессы тарафыннан финанслана.

Чыгу урыны һәм вакыты

Татар-башкорт редакциясе 1953 елның 11 декабрендә татар мөһаҗирләре катнашында оештырыла.

 Директорлары: Шиһап Нигъмәти (псевдонимы А.Юсуфоглу), Гариф Солтан (псевдонимы Ф.Ишимбай), Ф.Аги (псевдонимы Фәрит Иделле), 2006 елдан Рим Гыйльфанов (псевдонимы К.Камал).

Башта Мюнхен, 1995 елдан Прага шәһәрләрендә урнаша.

Тапшырулар кыска дулкыннарда көненә 4 сәгать алып барыла, озын һәм FM дулкыннарында трансляцияләнә, эчтәлеге Интернетта да бирелә.

Тапшырулар Европа, Азия илләрендә һәм Австралиядә кабул ителә.

1996 елдан «Азатлык»ның Казан вәкиллеге эшли (2000 елдан директоры – Р.С.Вәлиев).

Юнәлеше


Тапшырулар эчтәлеге АКШ һәм СССР арасында «салкын сугыш» чорының идеологик каршылыгы белән билгеләнә. Программалар яңалыкларга, сәяси темаларга аналитик тапшыруларга багышлана.


«Мирас/Тыелган сүз» рубрикасына материалларына революциягә кадәрге һәм совет чоры татар авторларының тыелган тарихи һәм әдәби әсәрләреннән өзекләр кертелә.

«Татар-башкортлар хронологиясе» рубрикасында күренекле вакыйгалар, шул исәптән танылган шәхесләрнең юбилейлары, «Ислам энциклопедиясе» рубрикасында исламның фәлсәфи, социаль һәм этик принциплары, «Дин һәм сәясәт» рубрикасында дини өлкәдәге вакыйгалар, исламдагы агымнар, дингә карата совет сәясәте турында сөйләнә (татар–башкорт мөселманнарына аерым игътибар бирелә).

Тапшыруларда СССРның милли сәясәте турында тәнкыйди һәм аналитик шәрехләр зур урын алып тора.

«Азатлык» радиосы программаларында татар һәм башкорт мәгарифе, мәдәнияты, әдәбияты мәсьәләләре җентекләп яктыртыла. Тапшырулары нигездә татар телендә алып барыла.

1990 еллар азагыннан, редакциядә Т.Метьюз пәйда булганнан соң, тапшыруларны шулай ук башкорт телендә дә әзерли башлыйлар; кайбер программалар эфирга Кырым татар һәм рус телләрендә чыга.

«Салкын сугыш» тәмамланганнан соң редакция БДБ илләре территориясендә корреспондентлар челтәре оештыра (30дан артык кеше).

«Азатлык» радиосының Казан бюросы Татарстанда 1991 елдан эшли, структурасы 1995 елда барлыкка килә, рәсми рәвештә 1999 елда теркәлә.

Тапшырулар «Татарстан» телерадиокомпаниясенең озын дулкыннарында трансляцияләнә, ул ГТРК составына кушылганнан соң трансляция Яңа Гасыр телекомпаниясенең FM-диапазонында башкарыла.

2000 елдан Казан бюросы директоры Р.С. Вәлиев.

2012 елның гыйнварында АКШ Конгрессы радио чыгымнарын киметү сәбәпле ябыла.

Әдәбият

Шишкина Д. «Никому и в голову не приходило, чтобы «Радио Свобода» вещало и по-татарски» // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2007. №2;

Бәдретдин С. «Азатлык» радиосында // Идел. 2001. № 10;

Ибраһимов С. Тыңлагыз, «Азатлык» радиосы сөйли // Сөембикә. 2002. № 8;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1.