- РУС
- ТАТ
китап белгече, библиограф, нашир, журналист
1842 ел, Пермь шәһәре – 1883 ел, Казан.
1862–1963 елларда Казан университетында ирекле тыңлаучы.
1860 елларның урталарыннан күп очракта «К. библиограф» псевдонимы белән көндәлек матбугатта – «Казанские губернские ведомости», «Казанский биржевой листок», «Камско-Волжская газета»ларында, «Русская старина» журналында актив языша.
Китап эшенә, әдәбият, театр сәнгате, журналистикага кагылышлы күп кенә мәкаләләр, рецензияләр авторы. 1868 елда ул шул заман өчен бердәнбер басма – рус язучыларының псевдоним-кушаматлары турында белешмәлек төзеп бастыра («Показатель псевдонимов. Список современных русских писателей, носящих псевдонимы»).
Васильев шулай ук Казан шәһәре турында еллык календарь («Календарь-указатель города Казани на 1882 г.», 1881), И.С.Тургенев хикәяләрен, А.И.Герцен мәкаләләрен аерым китапка туплап чыгара, К.Ф.Рылеевка багышлап «Онытылган шагыйрь турында берничә сүз» («Несколько слов о забытом поэте», 1873) исемле зур мәкалә яза (мәкаләне бастыру цензура тарафыннан тыела). Васильевның «Казанда китапчылык эше» («Казанское книжное дело. Вып.1», 1866) дигән җыентыгы җирле басма продукцияне теркәп бару юлында ирешелгән беренче уңышлы тәҗрибәләрдән санала. Басма алга таба дәвам иттерелмәсә дә, Васильевның бу төр җыелган материаллары җирле матбугатта аннан соң да даими басылалар.
Васильев беренчеләрдән булып җирле матбугат библиографиясенә нигез сала, «Камско-Волжская газета»ның 1873 ел 14 ноябрь санында басылган мәкаләсендә аның бурычларын билгели.
Венгеров С.А. Критико-биографический словарь русских писателей и учёных. СПб., 1895. Т.4, отд.1.
Баренбаум И.Е., Мамонтов А.В. П.П.Васильев – казанский библиограф и книговед // Советская библиография. 1973. №1.
Книга: Энцикл. М., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.