- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1991)
1937 елның 3 октябрендә Мөслим районы Мөслим авылында туган.
1959 елда Алабуга педагогия институтын, 1973 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый.
1959–1960 елларда «Колхоз байрагы» (Мөслим районы) газетасының җаваплы сәркәтибе, 1960–1961 елларда ВЛКСМның Мөслим район комитетының беренче секретаре.
1963–1965 елларда «Ленинчы» (Сарман районы) газетасының мөхәррир урынбасары, 1965–1967 елларда «Авыл утлары» (Мөслим районы) газетасы мөхәррире, 1967–1970 елларда КПССның Мөслим район комитетының икенче секретаре.
1973–1989 елларда ВЦСПСның производство-масса эшләре бүлегендә сектор мөдире.
1989–1990 елларда «Социалистическое соревнование» журналының баш мөхәррире.
1990 елдан «Профсоюзы и экономика» журналының баш мөхәррире.
Фәнни тикшеренүләре җитештерү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре системасы өлкәсенә, икътисадны глобальләштерүгә, экология мәсьәләләренә карый.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы медале белән бүләкләнә.
Развитие соревнования и совершенствование социалистических производственных отношений. М., 1978.
Социалистическое соревнование: механизм использования. М., 1989.
Культура бизнеса: Справочник-самоучитель ключевых терминов. М., 1992 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.