Биографиясе

1921 елның 1 октябрендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Богорыслан шәһәрендә туган.

Казан юридик институтын (1952), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1967, Мәскәү) тәмамлый.

1943–1953 елларда ТАССРның хокук саклау органнарында эшли.

1954–1957, 1961–1968, 1987–1991 елларда КПССның Татарстан өлкә, республика комитетларында.

1956 елдан «Советская Татария», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Агитатор блокноты» журналында мәкаләләре басыла.

1958–1960 елларда «Коммунист Татарии» – «Татарстан коммунисты»журналында икътисад бүлеге мөдире, 1969–1987 елларда – баш мөхәррир.

Республика матбугатында икътисад мәсьәләләре, хезмәт коллективларының уңышлы казанышлары һәм проблемалары, массакүләм мәгълүмат чараларының республика тормышында тоткан роле турында мәкаләләре басыла.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Производственная активность рабочих. Казань, 1975 (автордаш).

Экономика, соревнование, журнал // Соревнование и печать Татарии. Казань, 1976.

Он всегда стоял у истоков нового // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1998. № 1/2.

Страницы истории татарстанской прессы // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 3/4.

Старейший в республике журнал // Тонус. 2000. № 6; 2001. № 7.

Әдәбият

Гарифуллин В. Шәүкәт Вәлиев: Укучыларыбыз алдында йөзебез ак // Татарстан. 2000. № 10.

Любимов Ю. Почерк Ш.М.Валеева // Татарстан. 2001. № 9.