Биографиясе

1949 елның 7 мартында Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган.

Башкорт университетын (1972), ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен (Мәскәү, 1975) тәмамлый.

1966–1967, 1972–1973 елларда «Светлый путь» район газетасында (Башкортстан АССР) эшли.

1975–1979 елларда Уфада «Ленинец» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип.

«Комсомольская правда» (1979–1983) һәм «Советская культура» (1983–1985) үзәк газеталарының Идел буе республикалары буенча үз хәбәрчесе.

1985 елдан «Слово агитатора» журналында җаваплы сәркәтип.

1989–1991 елларда «Идел» журналының беренче баш мөхәррире.

1991–1993 елларда «Дөнья» газетатасын оештыручы һәм баш мөхәррире.

1992 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 2002 елдан Россия татарларының милли-мәдәни федераль советы рәисе.

1995–2006 елларда «Ватан» җәмгыяте президенты.

1995–2000 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең чит илләр өчен тапшырулары «Дөнья» радиостудиясе мөхәррире.

2000 елдан «Ирекле Европа» – «Азатлык» радиокорпорациясенең Казандагы вәкиллеге директоры.

Очерк, репортажлары, аналитик мәгълүматларга бай радиопрограммалары җирле этник проблемаларга, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә, ТРның халыкара мөнәсәбәтләренә багышлана.

Әсәрләре

Время, вперед! М., 1978.

Радиус действия нашего радио // Тыңлагыз, Казан сөйли! – Слушайте, говорит Казань! Казань, 1998.

Согревая Татарстан, укрепляем Россию // Солнце греет и ночью. Казань, 2000.

Әдәбият

Якупова В.А. 100 историй о суверенитете. Казань, 2000.