1941 елда Киров өлкәсенең Сангурск районы Вордушино авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1967), «Комсомолец Татарии» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир (1970 елдан) булып эшли.

1975–2006 елларда «Труд» (Мәскәү) газетасының Татарстан һәм Мари республикалары буенча үз хәбәрчесе. «Республика Татарстан» газетасы, «Панорама» (Мәскәү) нәшрият йорты журналлары белән хезмәттәшлек итә.

Мәкаләләре Идел буе республикаларының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын яктырткан киң спектрлы проблемаларга, дәүләт сәясәтенең яшьләргә мөнәсәбәте мәсьәләләренә багышлана.

Россия Журналистлар берлеге (1996) бүләге лауреаты.