Биографиясе

1945 елның 17 октябрендә Аксубай районы Үзи авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), Казан телестудиясендә балалар тапшырулары мөхәррире булып эшли.

1973 елдан «Яшь ленинчы» газетасында: әдәби хезмәткәр, өлкән хәбәрче, баш мөхәррир (1977–1986), «Ялкын» журналы (1986–1988), «Сөембикә» журналы (1988–1999) баш мөхәррире.

1992–2002 елларда «Ак калфак» татар хатын-кызлары ассоциациясе рәисе.

1999–2004 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты.

РФ Иҗтимагый палатасында ТР вәкиле (2006–2007).

Иҗаты

Язмалары иҗтимагый-сәяси проблемалар, аналар һәм балалар, социаль ятимлек мәсьәләләренә багышлана. Әдәби эшчәнлеге документаль проза жанрына карый. Публицистик мәкаләләре һәм чыгышларының бер өлеше «Гражданлык җәмгыяте юлында» («На пути к гражданскому обществу») җыентыгы булып басылып чыга (2008).

Әсәрләре

Олы Мәңгәр — гомер бишеге. Казан, 1991 (автордаш).

Бәйлисе бар йөрәкне. Казан, 2011.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиографический словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Даутова Р. Воспитав девочку – воспитаешь нацию: XX век – время взлёта женщин // Восточный экспресс. 2002. 22 ноября.

Кто есть кто в Республике Татарстан. Казань, 2000.