- РУС
- ТАТ
журналист, социология фәннәре кандидаты (1998), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003)
1967 елның 1 июнендә Казан шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1991) «Вечерняя Казань» газетасында эшли.
1993–1995 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы социаль проблемалар үзәгенең мәгълүматлаштыру һәм матбугат буенча директор урынбасары, 1995–1997 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары, 1997–1999 елларда «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Рәисе вәкиле («КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте кризистан чыгару буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эксперт төркеме катнашучысы), 1998–2003 елларда республика телевидениесендә иҗтимагый-сәяси һәм агарту программаларын оештыручы, 2001–2005 елларда «Татарстан. Атна нәтиҗәләре» («Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе), 2005-2007 елларда – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры, 2008-2012 елларда – «Татмедиа» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, 2008-2016 елларда – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры.
2016 елдан – Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.