Биографиясе

1923 елның 13 июле, Казан – 2014 елның 3 июле, Казан.

Татарстанның икееллык партия мәктәбен (1952), Югары партия мәктәбен (Казан, 1960) тәмамлый.

1946 елда «Красная Татария» газетасында эшли. 1952–1956 елларда Будённовск районының «Будённовец» газетасы мөхәррире. 1960 елдан «Знамя труда» (Әлмәт шәһәре) газетасы мөхәррире урынбасары, 1965–1974 елларда «Ленинская правда» (Түбән Кама шәһәре) газетасы мөхәррире.

1974 елдан «Советская Татария» газетасында: мөхәррир урынбасары, мөхәррир (1978 елдан). 1985–1998 елларда Татарстан аеклык өчен көрәш җәмгыятендә эшли.

1980–1984 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Творчество

Мәкаләләре Татарстанның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләренә карый. «Советская Татария» газетасында һәм «Чаян» журналында басылган матур әдәбият әсәрләре, шул исәптән хикәяләр, шигырьләр, мәсәлләр авторы.

Бүләкләре

ТАССР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Наступление на зло продолжается. Казань, 1989 (автордаш).