Биографиясе

1939 елның 19 мае, Саба районы Олы Шыңар авылы – 2011 елның 8 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1963), «Мәгариф» журналында: әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир (1989 елдан).

2003 елдан ТР Фәннәр Академиясе Татар энциклопедиясе институтының энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлегенең әдәби мөхәррирләр төркеме җитәкчесе.

Иҗаты

Мәкаләләре педагогика, Татарстан укытучыларының тәҗрибәләре турында. Урта мәктәп укучылары өчен химия һәм ботаника дәреслекләрен, балалар һәм яшьләр өчен әдәби әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

ТРның Журналистлар берлеге бүләге лауреаты (1990). Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Мәгърифәт хадиме // Мәгариф. 2004. № 5.