Биографиясе

1950 елның 12 ноябрендә Казанда туган.

Казан университетын тәмамлый (1976).

1975–1976 елларда Казан телевидение студиясе мөхәррире, 1979 елдан «Вечерняя Казань» газетасында бүлек мөдире.

1986–1989 елларда КПССның Казан шәһәр комитетында бүлек мөдире урынбасары.

1989 елда «Вечерняя Казань» газетасының баш мөхәррире урынбасары, 1991 елдан генераль директоры – шеф-мөхәррир.

Иҗаты

Мәкаләләре иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә карый. Шәмсетдинов А.П.Гавриловтан калган традицияләрне дәвам итә. Хәзерге вакытта газета шәһәр мәгълүмат басмалары арасында әйдәп баручы урыннарның берсен били. Шәмсетдинов вакытында газета Россия төбәкара басмаларында күп тапкырлар иң яхшысы булып санала.