Биографиясе

1928 елның 27 августы, Чаллы кантоны Югары Суыксу авылы – 2013 елның 8 декабре, Казан.

Алабуга педагогия училищесендә укый.

Киномеханиклар курсларын тәмамлый (1952). 1959 елдан Казан телевидение студиясендә киномеханик, 1963–1964 елларда Казандагы фото һәм кино түгәрәкләре белән җитәкчелек итә, 1964 елда Идел-Кама фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык-технология институты фәнни хезмәткәре.

1967–1994 елларда, 1997–2005 елларда «Ватаным Татарстан» газетасы, 1995–1996 елларда – «Сувар» газетасы, 1997 елда – «Мәдәни җомга» газетасы фотохәбәрчесе.

Фото эшләре бөтенсоюз («Правда», «Известия», «Сельская жизнь») һәм республика матбугатында басыла, Казан телевидение студиясе тапшыруларында күрсәтелә.

Иҗаты

Шакирҗанов иҗатының төп темалары – иҗади эшчәнлектәге кеше, Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышының актуаль проблемалары, халык­ара элемтәләре һәм мәдәнияте, татар авылы тормышы.

Бүләкләре

Медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Сәфәров М. Мидхәт абый бизмәне // Мәйдан. 2003. № 5.