Биографиясе

1933 елның 10 феврале, БАССРның Учалы районы Учалы авылы – 2001 елның 21 апреле, Казан; Биектау районының Биектау авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1960). 1961 елдан Халык иҗаты йортында репертуар методисты булып эшли. 1965 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында укыта.

Вакытлы матбугатта төрле елларда дөнья күргән публицистик мәкаләләр авторы (соңрак «Пәйгамбәрлек» («Прозрение», 2003); «Милләт алга барамы, әллә чигенәме?» (2007); «Хакыйкатъ эзләү» («Поиск истины», 2009) җыентыкларына керәләр). Аларда авторның татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланулары, аның язмышы хакында борчылулары чагылыш таба. Фәлсәфи хезмәтләре эстетика һәм сәнгать нигезләренә, кеше холкының асылына һәм сәнгать проблемаларына багышлана .

Хезмәтләре

Эстетика. Казань, 2002.

Фәлсәфә: 2 китапта. Казан, 2000–2003.

Философские записки. Казань, 2009.

Объективные основы эстетического сознания. Казань, 2009.