Биографиясе

1890 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Күлбай-Мораса авылы — 1960 елның 5 феврале, Казан.

Язучы Ф.Сәйфи-Казанлының хатыны.

1905 елдан туган авылында мәктәптә укытучы булып эшли, 1908 елдан — Чистай өязе Әдәмсу авылында, 1910 елдан — Әстерхан шәһәрендә («Нәмүнәи тәрәккый»), 1914 елдан — Рязань губернасы Әзи авылында, Уфа шәһәрендәге Татар шәһәр училищесендә укыта.

1910 елдан «Аң», «Идел», «Кояш», «Вакыт», «Эшче», «Татарстан» һ.б. газета һәм журналларда җәмгыятьтә татар хатын-кызларының хәле, балалар учреждениеләрен оештыру һәм эшләтү, үсеп килүче буынны тәрбияләү турындагы язмалары белән катнаша.

«Татарстан» газетасында хатын-кыз тормышы бүлеге урынбасары.

А.П.Чехов һәм А.Барбюс хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1917 елдан Мөселман социалистик комитетында, «Солдат хатыннары берлеге» («Союз солдаток») каршындагы мөселман солдат хатыннары бюросы рәисе, Болак арты-Пләтән һәм Берләшкән бистә районнары татар хатын-кызларын оештыручы, республика татар хатын-кызлары арасында эшләү комиссиясе әгъзасы, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында хатын-кызлар бүлеге инструкторы (Казан).

1915 елда Уфа шәһәрендә концертларда вокаль номерлар белән чыгыш ясый, соңрак Г.Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» татар театры труппасы спектакльләрендә катнаша.

«Азат хатын» журналын оештыручыларның берсе һәм аның хезмәткәре.

1937 елда халык дошманы хатыны буларак кулга алына; 1956 елда аклана.

Хезмәтләре

Хатын-кызлар хәрәкәте һәм авылда эшләү. Казан, 1925.

Татар хатын-кызлары азатлык юлында. Казан, 1927.

Социализм төзегәндә хатын-кызлар һәм 8 март. Казан, 1930.

Әдәбият

Бурнашева З., Гаурова Г. Абруй Сәйфи // Азат хатын. 1960. № 9.

Гиниатуллина Р. Сайфи Абруй // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.