- РУС
- ТАТ
журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977), тарих фәннәре кандидаты (1979)
1937 елның 1 маенда Буа районы Каенлык авылында туган.
Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1965).
1961 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр.
1963–1980 елларда хәбәрче, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында сәнәгать тапшырулары бүлеге мөхәррире.
1980 елдан Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтының Казан филиалында КПСС тарихы кафедрасы укытучысы.
1984 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә рәис урынбасары, 1992–1996 елларда Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты рәисе, 1996–2002 елдан Телевидение һәм радиотапшырулар попечительләре советы рәисе, 2002 елдан директор урынбасары. Дәүләт телевидение һәм радиотпашырулар комитетының радиотапшырулар хезмәте башлыгы. Бер үк вакытта Казан химия-технология институтында укыта (1979–1989).
Татарстан нефтьчеләренә, нефть химиясе сәнәгате үсешенә, КамАЗ төзелешенә (Х.Ямашев исемендәге бүләк, 1974) багышланган радиотапшыру циклы; тарих һәм иҗтимагый-сәяси проблемаларга караган очерк һәм мәкаләләр, Г.К.Гыйматдинов эшчәнлеге турында истәлекләр һ.б. авторы.
ТР Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бүләге лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.
Замандашлар адымы. Казан, 1967.
Буыннар язмышы. Казан, 1969.
Язмыш хуҗасы. Казан, 1970.
Игелекле тормыш // Мирас. 1994. № 1.
Ике тормыш — бер язмыш // Чорлар кайтавазы. Казан, 2005.
Говорит Казань. Казань, 2008.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.