1961 елның 9 маенда Чуаш АССРның Батыр районы Татар Согыты авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1983), «Татарстан яшьләре» газетасында: хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

2003 – 2019 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында баш мөхәррир. Бер үк вакытта, 1990 елдан, Казан университетында укыта.

Мәкаләләренең төп тематикасы — Татарстан Респ-касындагы иҗтимагый сәяси хәл, татар авыллары тормышы, яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек, яшьләрне әхлакый тәрбияләү.

Медальләр белән бүләкләнә.