Биографиясе

1927 елның 1 феврале, Дөбъяз районы Ташсу авылы — 2010 елның 15 декабре, Казан.

Казан хокук институтын (1952), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1956) тәмамлый.

1949–1952 елларда «Яшь сталинчы» газетасында тәрҗемәче, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

1952–1953 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы.

1956 елдан «Совет Татарстаны» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, 1958 елдан «Правда» газетасының ТАССР һәм Мари АССР буенча үзхәбәрчесе, 1983 елдан «Социалистик Татарстан» газетасы баш мөхәррире.

1990–1994 елларда ТР Министрлар Кабинетының баш референты. СССРның әйдәп баручы басма органнарының берсе булган «Правда» газетасының үзхәбәрчесе булып эшли.

1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты. ТАССР Журналистлар берлеге рәисе (1983–1984).

Иҗаты

Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешенә караган төп мәсьәләләр буенча мәкаләләр һәм очерклар белән чыгыш ясый, КамАЗ, Казан органик синтез заводы төзелешенә, мәгариф, фән һәм мәдәният системаларын үстерү проблемаларына зур игътибар бирә.

Украина язучысы М.А.Стельмахның «Кеше каны җирдә ятмас» («Кровь людская — не водица», 1962) романын, казакъ язучысы С.М.Мукановның «Тормыш мәктәбе» («Школа жизни», 1962) автобиографик повестен, В.И.Ленин һәм совет сәяси әдәбияты әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Республика Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1971). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кара алтын чишмәсе. Казан, 1971 (автордаш).

К сокровищам земли. Казань, 1968.

По городам Татарии: Путеводитель. Казань, 1976.

Әдәбият

«Правда» и Татария. Казань, 1982.