Биографиясе

1904 ел, Вятка губернасы, Сарапул өязе Исәнбай авылы — 1939 елның 5 октябре, Владимир шәһәре.

1921–1922 елларда Төмән шәһәре педагогия техникумында, 1922 елда Казан совет партия мәктәбендә укый.

Татар коммунистик университетын тәмамлаганнан соң (1925), шунда ук эшли; 1930 елдан проректор (бүленеп: 1929–1930 елларда Казан университетының юридик факультеты деканы).

1932 елның февраленнән 1937 елның июленә кадәр «Кызыл Татарстан» газетасының җаваплы сәркәтибе.

1937 елның 4 апрелендә милли террорчылык оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуда гаепләнеп, ун елга ирегеннән мәхрүм ителә; Владимир шәһәрендә тоткынлыкта үлә. 1957 елда аклана.

Иҗаты

ТАССРның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы проблемалары буенча күпсанлы мәкаләләр бастыра.

1932–1934 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумнары әгъзасы.

Әдәбият

Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2004. Т. 12.

Муслимов А. Хагын да, нахагын да // Социалистик Татарстан. 1988. 18 декабрь

Автор – Н.Г.Ризванов