Эчтәлек

1898 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Аеш авылы — 1938 елның 9 мае, Казан.

1919 елда «Кызыл Шәрекъ» газетасы, 1923–1924 елларда «Безнең байрак», «Татарстан» газеталары, «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналы, 1935–1936 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы мөхәррире булып эшли.

1937 елның 5 октябрендә, уң троцкийчы милли пантюркизм террорчылык оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуда гаепләнеп, кулга алына, атылуга хөкем ителә.

«Гарбдә яшьләр хәрәкәте» (1924), «Дин кемгә кирәк» (1926), «Сугыш белеме» (1927) һ.б. китаплар авторы. Сәяси әдәбият әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Книга памяти жертв политических репрессий. Казан, 2004. Т. 12.

Автор – Р.А.Айнетдинов