Биографиясе

1935 елның 5 августында Сарман районы Мортыш Тамак авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1959).

1959–1964 елларда «Чаян», 1964–1987 елларда «Азат хатын» (1978 елдан җаваплы сәркәтип) журналлары редакциясендә.

1989–1990 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

1993 елдан Бөтентатар Кызыл Хач җәмгыяте президенты.

Иҗаты

Маликованың әдәп-әхлак мәсьәләләренә караган язмалары республикада һәм үзәк матбугатта еш басылып килә. «Юлдашлар» (1967) дигән беренче хикәяләр җыентыгы ук әхлак мәсьәләләренең кискен куелышы белән үзенә җәлеп итә.

«Казан каласы – таш кала» (1971; русчага тәрҗемәсе «Свет улыбки Моны Лизы», 1985), «Егетлеккә бер адым» (1978), «Янар таулар яктысында» (1980) повестьлары, «Шәфкать» (1984; русчага тәрҗемәсе «Милосердие», М., 1988), «Басып сайрар талы бар» (1987), «Фидая» (1991), «Алтын ятьмә» (2001), «Кызыл гөл» (2005) романнары иҗат интеллигенциясе тормышыннан алып язылган.

Үзенең геройлары – актёрлар, режиссёрлар, рәссамнар, музыкантлар, табибләр, галимнәр образлары аша Маликова кешелек кыйммәтләренең асылын ача, ялагайлык, икейөзлелек, миһербансызлык кебек сыйфатларны фаш итә. Маликова иҗатына нечкә лиризм, образларны сурәтләүдә тирән һәм төгәл психологик алымнар хас.

Бигрәк тә хатын-кыз образлары уңышлы. «Хөкем» (1969), «Адашканга юл кайда» (1971; русчага тәрҗемәсе «Мелодия огней», М., 1986), «Югалган якутлар» (2004) повестьлары, «Өермә» романы (2003) детектив жанрына карый. Маликова драматургия өлкәсендә дә актив эшли.

«Йөрәк ничек түзсен» (1989 елда сәхнәләштерелә), «Оҗмах балалары» (1990 елда сәхнәләштерелә), «Моңнар төште башыма» (1992 елда сәхнәләштерелә), «Синең өчен үзем үләрмен» (1994 елда сәхнәләштерелә) пьесалары Минзәлә, Әлмәт татар драма театрларында куела.

Бүләкләре

Х.Ямашев исемендәге (1980), Г.Тукай исемендәге (2017) республика бүләкләре лауреаты.

Әдәбият

Хантемирева Г. Төсләр балкышы // Казан утлары. 1981. № 8.

Галимуллин Ф. Халатың ак, күңелең пакь булса // Казан утлары. 1983. № 9.

Автор – Г.М.Габделхакова