Биографиясе

1930 елның 26 мае, Кострома шәһәре —  2001 елның 25 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1953), урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта (Ленинград).

1954–1956 елларда «Комсомолец Татарии» газетасы хәбәрчесе, 1957–1987 елларда «Советская Татария» газетасы хәбәрчесе, сәнәгать һәм транспорт бүлеге мөдире.

Ларичеваның мәкалә һәм очерклары ТАССРның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате үсешенә бәйле.

Х.Ямашев исемендәге бүләк лауреаты (1979). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Если любишь... К., 1962; Наедине с совестью. К., 1987.

Автор – Ш.Н.Мулаянов