1969 елның 28 июнендә Казан шәһәрендә туган.

Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (1994 ел) һәм Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен (Санкт‑Петербург, 2005 ел) тәмамлый.

1995 елдан «Эфир» телекомпаниясендә (Казан): корреспондент, яңалыклар хезмәте редакторы, төбәк элемтәләре буенча яңалыклар хезмәте директоры урынбасары, телевизион хезмәт директоры урынбасары.

2004–2005 елларда «ПаркСтройИнвест»ның (Казан) генераль директоры.

2005–2006 елларда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, 2006–2010 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе, 2010–2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

2015 елдан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Медаль белән бүләкләнгән.