Биографиясе

1942 елның 3 февралендә Буа шәһәрендә туган.

1961–1963 елларда Казан авиация институтында укый, бер үк вакытта Казан авиация заводында радист-оператор булып эшли.

1975 елда Казан университетын тәмамлый.

1963–1965 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында тавыш операторы.

1965–1968 елларда «Ялкын» журналының штаттан тыш хәбәрчесе, 1969 елдан «Советская Татария» («Республика Татарстан») газетасы фотохәбәрчесе.

Иҗаты

Курамшинның фоторепортажлары Татарстанның әйдәп баручы басмаларында, «Правда», «Известия», «Труд» газеталарында, «Огонёк», «Коневодство» һ.б. журналарда урын ала.

Курамшин иҗатынының төп темасы – кешенең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыштагы роле, бүгенге чорның тиз үзгәрүчән шартларында шәхес асылының чагылышы.

Әдәбият

Кожевникова Н.В. В объективе – личность // Республика Татарстан. 2002. 31 января.

Фотогалерея «А и Ф» // Аргументы и факты. Регион. 2002. № 5.