Биографиясе

1938 елның 26 феврале, Архангельск өлкәсе Пинега авылы – 2019 елның 24 феврале, Казан.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1961).

1961–1964 елларда «Теплоконтроль» заводы газетасының әдәби хезмәткәре, 1964–1968 елларда «Комсомолец Татарии» газетасының җаваплы сәркәтибе, 1968–1972 елларда «Казанская неделя» газетасы мөхәррире.

1972–1986 елларда Казан кинохроника студиясенең баш мөхәррире. Бер үк вакытта Казан телевидение студиясендә «Киноэкраннарда яңалыклар» («Новое на киноэкранах») тапшыруының авторы һәм алып баручысы, Казан кино сөючеләр клубын оештыручыларның берсе.

1986–1991 елларда «Крис» газетасының җаваплы сәркәтибе.

1991–1993 елларда Татар кино үзәге директоры һәм бер үк вакытта «Эфир» телекомпаниясе мөхәррире.

1993–1996 елларда ТР Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе.

1996–1999 елларда вакытлы матбугат басмаларында эшли.

1999–2008 елларда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының баш референты.

Иҗаты

«Бу – КамАЗ» («Это – КамАЗ», 1982) фильмының сценарий авторы,

«Киң Иделдә» («На Волге широкой») киножурналларының диктор тексты һәм сценарий планнары авторы.

«Образның тууы» («Рождение образа», 1980), «Башка төрле инде була алмыйм» («Иным уже не буду», 1995) фильмнарының сценарий авторы һәм режиссёры.

Театр һәм кино сәнгате тәнкыйтьчесе буларак, матбугатта Казан театрлары спектакльләренә рецензияләр, кино сәнгате һәм аның эшлеклеләре турында мәкаләләр белән чыгышлар ясый.