Биографиясе

1887 елның 1 мае, Кызылъяр, хәзерге Петропавловск шәһәре — 1959 ел.

Истанбул университетын тәмамлаганнан соң (1912), «Хөсәения» мәдрәсәсендә (Оренбург шәһәре) укыта, «Шура» журналы белән хезмәттәшлек итә.

1913–1914 елларда Лозанна (Швейцария) һәм Льеж (Бельгия) шәһәрләрендә телләр һәм философия өйрәнә.

1914–1915 елларда «Тюрк юрду» журналы (Истанбул) редакторларының берсе.

1915 елдан Германиядә Чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәре (1921 елга кадәр). 1916–1922 елларда имам, Вюнсдорф лагере җитәкчеләреннән берсе. 1922–1924 елларда Бохара Халык Совет Республикасының Германиядәге рәсми вәкиле. СССРдан Германиядә укырга җибәрү өчен мөселман студентларын туплый. «Россия мөселман студентларына ярдәм җәмгыяте»н (1918–1924), «Аллаһыны олылау мөселман берләшмәсе»н (1924–1928) оештыручыларның һәм аларның җитәкчеләренең берсе.

Идриси Германиянең мөселман общинасы тормышында актив катнаша, матбугатта чыгышлар ясый, лекцияләр укый. 1929–1930 елларда Берлин университетының филос. факультетында ирекле тыңлаучы.

1934–1939 елларда Германия Чит ил эшләре министрлыгы фәнни хезмәткәре (консультанты); 1939–1945 елларда Пропаганда министрлыгында, гарәп һәм төрек редакцияләрен җитәкли, радиопропаганда алып бара. 1944 елда Көнчыгыш төркиләрнең хәрби берләшмәсе өчен хәрби-кыр муллалары әзерләү мәктәбенә шеф-укытучы (җитәкче) итеп билгеләнә. Идриси карашларының кискенлеге белән аерылып тора, нацистлар режимын яклый, СССРдагы төрки халыкларның «азатлык» көрәшендә аларның ярдәменә исәп тота. Бер дәүләт эчендә «төрки бергәлек» идеясе тарафдары буларак, эмигрантлар арасында танылу алмый, тәкәбберлеге һәм сәяси яктан килешмәүчәнлеге аркасында татар эмиграциясенең барлык лидерлары белән катлаулы мөнәсәбәттә тора. Сугыштан соң Идриси Мисырга күчеп китә, король Фарук сараенда тәрҗемәче булып эшли. Мисырда элеккеге татар хәрби әсирләреннән торган авыллар төзергә тели, 1952 елда, король бәреп төшерелгәннән соң, Согуд Гарәбстанына китә, тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият          

Гилязов И.А. Судьба Алимджана Идриси // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1999. № 3/4.

Автор — И.А.Гыйләҗев