Эчтәлек

Чын исем-фамилиясе – Аги Фәрит Әмрулла улы.

1943 елның 16 апреле, Кытай, Чанчунь шәһәре – 2018 елның 26 декабре, Мюнхен шәһәре.

1963–1966 елларда Төркиядә Истанбул университетының тюркология факультетында укый.

1966–1969 елларда төрек армиясендә хезмәт итә.

1969 елдан «Азатлык» радиостанциясенең татар-башкорт редакциясендә хәбәрче, программа күзәтүчесе, комментатор, тәрҗемәче (Мюнхенда, 1995 елдан Прагада), 1984 елдан «Азат Европа радиосы / Азатлык радиосы» корпорациясенең татар-башкорт редакциясендә директор урынбасары, 1989–2006 елларда директор.

«Г.Тукай исемле яшьләр клубы»на (Истанбул) нигез салучыларның берсе, «Тукай бюллетене» журналының редколлегия әгъзасы.

Татарстан суверенлыгы һәм татар милли хәрәкәтенә багышланган «Татарлар тавышы» исемле документаль фильм сценарие авторы һәм аның продюсеры (1991, Бавария телекомпаниясе белән берлектә). Фильм берничә тапкыр Германия телевидениесендә күрсәтелә.

1–3 нче Бөтендөнья Татар конгресслары эшендә катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Kazak ve Татар Türkleri. Istanbul, 1972 (автордаш).