Биографиясе

1931 елның 28 октябрендә БАССРның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган.

КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (1969). 1958 елдан Кырмыскалы районының «Хезмәт даны» газетасында партия тормышы бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары. 1961–1995 елларда «Кызыл таң» (Уфа) газетасы әдәби хезмәткәре, махсус хәбәрче, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир.

Иҗаты

Иҗтимагый-сәяси, социомәдәни темаларга очерклар, әдәби һәм театраль рецензияләр, новеллалар, хикәяләр, повестьлар, романнар, фәлсәфи дүртюллыклар – робагыйлар авторы.

Ханнанов пьесалары Башкортстан, Татарстан, Үзбәкстан, Кыргызстан театрлары репертуарларына керә. Башкорт милли геройлары С.Юлаев, Ю.Азналин һәм К.Усаевка багышланган «Рогервик» героик драмасы (2006), балалар өчен язылган «Салават һәм Карасакалның җәясе» тарихи пьесасы билгеле.

Күп кенә җырлар авторы («Җырлар» җыентыгы, 2001). Ханнановның «Ялгыз аккош күлләрдә» шигыренә язылган җыр ТРда ел җыры исеменә лаек була (1989), «Күр әле бер генә» Швециядәге халыкара милли җырлар конкурсында Гран-при ала, «Минем Өфөм – Уралның саф гөле» Башкортстан башкаласы гимны була.

«Расих Ханнанов җырлары» (2006; композитор Р.Хәсәнов), «Язмышлар» (2006; композитор Т.Шәрипов) компакт-дисклары чыга. «Мәслихәт» татар-башкорт дуслыгы җәмгыятен оештыручыларның берсе.

Бүләкләре

БРның Ш.Ходайбердин исемендәге (1994), Ә.Атнабаев исемендәге (2003) бүләкләре лауреаты.

Әсәрләре

Рубаи. Уфа, 2006.

Раскаты грома. Уфа, 2006.

Тропинки, прошедшие сквозь сердце. Уфа, 2010.

В котле ада. Уфа, 2011.