Эчтәлек

1926 елның 22 августы, Саратов өлкәсе, Петров районы Бобровка авылы – 2006 елның 4 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1950).

1950–1981 елларда «Советская Татария» газетасында эшли (әдәби хезмәткәр, 1961 елдан фән, вузлар һәм мәктәпләр бүлеге мөдире).

Язмалары шулай ук «Социалистик Татарстан», «Советская культура» (Мәскәү) газеталарында басыла.

Замандашлары – фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре эшчәнлегенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышланган публицистик мәкаләләр, очерклар авторы.

ТАССР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге республика бүләге иясе (1978).

Әсәрләре

Завидная судьба // Ради счастья людского. Казань, 1962.

Маресьев из Альметьевского района // Народный учитель. М., 1968.

Жизненная высота // Сто дорог – одна твоя. Казань, 1988.