Эчтәлек

1938 елның 26 августы, Казан – 1997 елның 7 апреле, шунда ук.

Язучы Г.Гобәй кызы. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә «Соңгы хәбәрләр» программасы хәбәрчесе, 1963 елдан әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе, 1985 елдан балалар һәм яшьләр тапшырулары редакциясе мөхәррире.

Татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре тормышына һәм иҗат юлына багышланган тапшырулар циклларын алып бара. Ул оештырган «Әңгәмәдәш» («Собеседник»), «Күңелле баскычлар» («Веселые ступеньки») һ.б. программаларның аерым чыгарылышлары Бөтенсоюз радиосыннан да трансляцияләнә. Татарстан радиосының төп фондын тәшкил иткән тематик тапшырулар, композицияләр һәм радиотамашалар авторы («Актёр белән очрашу», «21 йөз интеллекты», «Хәтер» һ.б.).

Әдәбият

Дорощук Е. След времени быстробегущего // Тыңлагыз, Казан сөйли! – «Слушайте, говорит Казань!» Казань, 1998.

Автор – Г.Р.Заманова