1980 елның 18 апрелендә Буа районының Югары Лашчы авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (2005 ел).

1998–2002 елларда «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе корреспонденты, 2002–2005 елларда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең программаларын алып баручы.

2005–2007 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире.

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалында: 2007–2011 елларда алып баручы, филиал директоры урынбасары – мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы вазыйфаларын башкаручы, 2010–2011 елларда –телевидениенең мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы урынбасары, 2011 елдан – директоры.