Биографиясе

1941 елның 27 июле, Казан – 2019 елның 10 июле, шунда ук.

«Кинофотоматериаллар технологиясе» белгечлеге буенча Казан химия-технология техникумын тәмамлый (1979).

1971–1979 елларда спорт авиациясе КБ кинолабораториясе башлыгы, 1979–2002 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты нәшриятында (хәзер «Идел-Пресс» Дәүләт унитар предприятиясе полиграфия-нәшрият комбинаты), бер үк вакытта, 1969–1975 елларда, Казан «Волга» фотоклубында, 1975 елдан «Тасма» фотоклубында фотограф булып эшли.

Журналистлар берлеге (1988), Фоторәссамнар берлеге әгъзасы (1992).

1979 елдан республика журналлары һәм газеталары белән хезмәттәшлек итә, «Казан утлары» (1988 елдан), «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә»), «Ялкын» журналлары, «Вечерняя Казань», «Советская Татария» (хәзер «Республика Татарстан»), «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») һ.б. газеталары фотоәбәрчесе.

2012 елдан Казанда В.И.Ленин исемендәге мәдәният-ял үзәге каршында «Волга» фотостудиясе җитәкчесе.

Иҗаты

Ландшафт күренешләре һәм архитектура пейзажын сурәтләүдә үз юнәлешен булдыра; портретлар һәм сюжетлы композицияләр авторы, фоторепортаж остасы.

Нәшриятта эшләгәндә, беренчеләрдән булып, төсле фоторәсемнәр ясау белән шөгыльләнә башлый, «Татарстан шәһәрләре» (1982), «Туган ягым» (1987), «ТАССР Сынлы сәнгать музее тупланмасыннан» (1990), «Зөя утравы» (1991), «Казан – туган шәһәрем» (1997), «Татарстан» (2001, 2002), «Казан» (2003) һ.б. фотокалендарьлар иҗат итә. Казан пейзажлары, шул исәптән. биектән төшерелгән күренешләр, Казан Кремленең беренче фотопанорамасы авторы.

Филимоновның күп кенә әсәрләре шәһәрнең визит карточкасына әверелә, популяр басмаларга кертелә, алардан «Казан: үткәне һәм хәзергесе» дигән альбомы төзелә (1997). «Сабантуй» («Сабантуй» китап-альбомында басыла, (1999), «Матюшино авылында Троица бәйрәме» (2006) һ.б. серияләр авторы. 1973 елдан шәһәр һәм республика, шул исәптән. «Татарстан нефтьчеләре» (Әлмәт, 1982) фотокүргәзмәләрендә, Халыкара Берлин (ГДР, 1985) фотокүргәзмәсендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 2006, 2011 елларда Казанда уздырыла.

Филимоновның фоторәсемнәре ТР Милли музеенда саклана.

Хезмәтләре

Три страсти седоусого художника: дневник отпетого путешественника // Казань. 2009. № 6.

Двадцать два дня и столько же ночей с ослицей Меридой: фантастическое путешествие в столицу Сибирии // Казань. 2010. № 9.

Әдәбият

Щербакова Р. Детские мечты фотомастера // Казань. 2001. № 6.

Колина С. Любовь без виз // Казань. 2011. № 9.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова