1966 елның 17 ноябрендә Горький өлкәсе Уразавыл авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1989).

1987–1989 елларда ТАССРның телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитетының нәфис радиотапшырулар редакциясендә.

1990–1991 елларда Казан университетының күптиражлы «Ленинчы» газетасы мөхәррире, 1990–1998 елларда «Мәгърифәт» вузара газетасы баш мөхәррире, 1998–2009 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәррире.

2005–2011 елларда «Идел» журналында.

Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды рәисе, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивален оештыручыларның берсе.

Язмалары иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар мәдәнияте үсешенә, татар халык җырчысы Р.Ваһаповның тормышын һәм иҗатын өйрәнү һәм яктыртуга багышлана.

Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (2005). Медаль белән бүләкләнә.