Эчтәлек

1941 елның 26 мартында Әстерхан шәһәрендә туган.

Мәскәүдә Театр сәнгате институтын тәмамлый (1967). 1957–1960 елларда Әстерхан өлкә драма театрында актёр, 1960–1961 елларда Әстерхан телестудиясендә эшли.

1961–1984 елларда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында диктор.

XIX йөз ахыры – XX йөз башы Идел-Кама төбәге тарихына һәм мәдәниятенә багышланган буклет һәм фотоальбомнарның төзүче-авторы («Иске Казан открыткаларда», 1994; «Югалтылганнарга реквием», «Иске Әстерхан открыткаларда», (икесе дә – 1998); «Идел борынгы открыткаларда», 1999; «Казан гасырлар һәм меңьеллык арасында», 2000; «Ике Казан», 2006) һ.б.

Әдәбият

Галимуллин Ф. Җитди кешеләр // Тыңлагыз, Казан сөйли! – Слушайте, говорит Казань! Казань, 1998.

Морозов А.В. Персоны. Казань, 1998.

Твоё родное телевидение (К 40-летию ГТРК «Татарстан»). Казань, 2000.