Эчтәлек

1913 елның 27 августы, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Сәвәләй авылы – 2000 елның 18 декабре, Казан.

Ленинград совет төзелеше институтын тәмамлый (1937).

1937–1940 елларда ТАССР Халые комиссарлары советының совет төзелеше мәктәбендә укыта.

1941–1946, 1973–1975 елларда Казанда партия эшендә.

1946–1952 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиокомитет рәисе.

1953–1955 елларда КПССның Казан шәһәр комитетында бүлек мөдире.

1955–1958 елларда хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1958–1962 елларда, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты рәисе буларак, ТАССР телевидениесенең матди-техник базасын булдыру белән җитәкчелек итә.

1963–1973 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты нәшрияты директоры.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

«Небесные птицы» // Тыңлагыз, Казан сөйли! – Слушайте, говорит Казань! Казань, 1998.