Псевдонинары: Кушетников, Кушников, Илья Скалозубов, Уездный стенограф.

1833 елның 15 апреле, Казан губернасы, Лаеш өязе Сәләнгеш авылы – 1876 елның 21 марты, Мәскәү.

Дворяннар нәселеннән.

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен (1852), Казан университетының юридик факультетын (1856) тәмамлый.

1857 елда Казан губерна идарәсендә крәстиян эшләре буенча хезмәткәр.

Соңрак Түбән Новгород өлкәсенең Варганы авылына китә, анда 2 ел дәвамында алпавыт Демидовлар балаларының гаилә укытучысы була.

1860 елдан Чистай шәһәрендә мировой арадашчы, 1864 елда земство идарәсе рәисе.

1865 елда Санкт-Петербургка китә, анда «Санкт-Петербургские ведомости» газетасында провинция яңалыклары бүлеген җитәкли. 1860 еллар уртасыннан «Искра» (1867–1971), «Современное обозрение» (1869) журналлары, «Неделя» (1869) һәм «Биржевые ведомости» (1874) газеталары белән хезмәттәшлек итә.

«Искра» сатирик журналында «Иҗтимагый тормыш битләре» һәм «Йортыбыз мәшәкатьләре» рубрикалары астында Демертның күзәтүләре басыла, аларда Казан шәһәре һәм губернасы хәбәрләренә зур урын бирелә.

1869 елдан Демерт «Отечественные записки» журналының иң популяр публицистларыннан берсе була, анда аның җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алган әсәрләре, шул исәптән Казан губернасында 1861 елгы крәстияннәр реформасы үткәрүне анализлаган «Яңа ирек» мәкаләсе басыла (1869, № 8–10).

Гимназиядә укыганда ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның басылмаган «Күп гөнаһлы Казан» («Казань многогрешная») шигырен Казанның демократик рухтагы яшьләре яттан белә. Демерт бу шигырендә түрәләр коррупциясен фаш итә. Басылып чыккан беренче әсәре «Студентлар истәлекләреннән» («Из студенческих воспоминаний», «Московский вестник», 1860, № 34) Казан университетына багышлана. «Современник» журналында (1861, №7) аның «Өченче сортлы гувернантка музыка белән» («Гувернантка третьего сорта с музыкой») комедиясе басыла.

Демерт үз әсәрләрендә игътибарны җирле үзидарәләр эшенә юнәлтә, земство эшләрен оештырудагы авырлыкларны күрсәтә.

Провинция тормышын һәм крәстиян көнкүрешен белүе Демертны роман язарга этәрә, ләкин «Невский сборник»та (СПб., 1867) аның «Кара туфрак көче» («Чернозёмные силы») исемендәге башлангыч өлеше генә басыла.

Хезмәтләре

Тёмные и светлые стороны нашего общества // Искра. 1871. № 5/6.

Наши старые и новые больницы (Из записок опытного чиновника) // Искра.  1871. № 13.

Современные жгучие вопросы, остающиеся без ответа, или Кто виноват? // Искра. 1871. № 37.

Признаки пробуждения наших сонных провинций: (Корреспонденция из Казани) // Отечественные записки. 1871. № 7/8.

Әдәбият

Курочкин Н.С. Н.А.Демерт // Отече­ственные записки. 1876. № 12.

Литературные воспоминания // Михайловский Н.К. Полное собрание сочинений. М., 1909. Т. 6.

Н.А.Демерт // Успенский Г.И. Полное собрание сочинений. М., 1953. Т. 6.

БСЭ. 2 издание. 1952. Т. 13.

Русские писатели. 1800–1917.

Краткая литературная энциклопедия. М., 1964. Т. 2.

Биографический словарь. М., 1992. Т. 2.

Автор – К.Н.Куранов