Биографиясе

1939 елның 28 июлендә Теләче районы Алан авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1964), «Яшь ленинчы» газетасында эшли. 1979 елдан «Социалистик Татарстан» (1992 елдан «Ватаным Татарстан») газетасында: хәбәрче, 1989 елдан бүлек мөдире, 1992 елдан җаваплы сәркәтип, 1997 елдан баш мөхәррир урынбасары.

2004 елдан «Мәдәни җомга» газетасында: бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары (2005 елдан).

Иҗаты

1979–1989 елларда балалар өчен татар телендә «Олимпия» спорт радиотапшыруларының сценарийлары авторы.

Балалар һәм яшьләр өчен хикәя, очерк, репортажлары, күренекле кешеләр белән әңгәмәләре «Казан утлары», «Мәгариф», «Татарстан», «Ялкын» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Юлдаш», «Мәдәни җомга» һ.б. газеталарда басыла. Язмаларында әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларын, хәрби-патриотик тәрбия һ.б. мәсьәләләрне яктырта. Күпчелек мәкаләләрендә замандашларыбыз – татар генераллары, Татарстан Республикасының күренекле сәясәт һәм җәмәгать, мәдәният һәм фән эшлеклеләре тормышын чагылдыра.

1990 елдан татарча стена календарен, «Батырлар китабы – книга Героев» (Казан, 2000) китабын төзүчеләрнең берсе.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге бүләкләре лауреаты (1995, 1997).

Әсәрләре

Авыл иртәсе. Казан, 1990.

Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.