Биографиясе

1945 елның 10 декабрендә Беренче Май районы Чирмешән авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1970), шул ук елда «Чаян» журналында эшли башлый, 1981–1987 еллардә баш мөхәррир урынбасары.

1987–1991 елларда, 1991–1993 елларда «Советская Татария» һәм «Казанские ведомости» газеталарында эшли.

Фельетоннары, юмористик хикәяләре үзәк матбугатта, «Крокодил» журналында, «Известия», «Труд», «Литературная газета», «Неделя» газеталарында басыла. Бөтенсоюз сатирик «Фитиль» киножурналы, Бөтенсоюз радиосының юмор-сатира бүлеге өчен сценарийлар яза.

1993 елдан «Известия» газетасының Татарстан, Мари, Удмурт Республикалары, Киров өлкәсе буенча үз хәбәрчесе, матбугатта бу төбәкләрнең сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышларына багышланган язмалары дөнья күрә.

Әсәрләре

Бронштейн Б.С., Ларина Ю.Б. Я вам смешу... Казань, 1991.